Барлык яңалыклар
Новости
21 август 2019, 11:56

Авылларда сәламәтлекне ныгыту җайга салыначак

Русия Президенты Владимир Путин сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.#ВладимирПутин

Киңәшмәдә Президент хакимияте башлыгы Антон Вайно, аның урынбасары Сергей Кириенко, Хөкүмәт җитәкчесе урынбасары, финанс министры Антон Силуанов, хөкүмәт җитәкчесе урынбасары Татьяна Голикова, Президент ярдәмчесе Андрей Белоусов, Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова һәм Санлы үсеш, элемтә, гәммави коммуникация министры Константин Носков катнашты.
“Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты буенча 1 триллион 367 миллиард сум акча бүлү планлаштырылган.
Киңәшмәдә авылларда, медицина үзәкләреннән еракта урнашкан халыкка ярдәм итү мәсьәләләре каралды. Шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсен кадрлар белән тәэмин итү юллары тикшерелде.
Русия Президенты Владимир Путин алдагы елның 1 июленә сәламәтлек саклауны башлагыч звенода үстерү буенча программа булдыру бурычын куйды.
Читайте нас: