Барлык яңалыклар
Новости
20 август 2019, 11:47

Владимир Путин Франциядә эш сәфәрендә

Русия һәм Франция Президентлары матбугат вәкилләре алдында чыгыш ясады һәм журналистларның сорауларына җавап бирде. Аннан әңгәмә ябык режимда дәвам итте. #ВладимирПутин

Э. Макрон Русия Президентын үзләрендә күрүенә бик шат булуын белдерде һәм аңа Брегансонга килүенә рәхмәт белдерде. Урта диңгез ярындагы бу урын икеяклы мөнәсәбәтләр өчен һәрчак мөһим булган. Биредә Русиядән чыккан билгеле язучылар, артислар, музыкантлар Набоков, Тургенев, Стравинский) яшәгән.
Франция Президенты әйтүенчә, Русия Европа иле, аның европа илләре гаиләсендә булырга тулы хокукы бар.
Ике дәүләтнең Президентлары кризислар хакында сөйләшәчәкләр, Осака, Иран турында киңәшләшәчәкләр.
Шулай ук Украина темасы да күтәреләчәк. Владимир Путин һәм Меркель катнашлыгында берничә атнадан «норманд формат»ын җыю мөмкинлеге тикшереләчәк.
Сирия темасына да кагылачаклар. Бүген Идлиб халкының даими бомбардировкалар астында яшәве хафа тудыра, халык, балалар һәлак була. Утны туктату режимы үтәлергә тиеш дип санавын да белдерде Э.Макрон.
Владимир Путин очрашуның әһәмиятен, сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләренең үсешен билгеләде. Халыкара хәвефсезлек темасының аеруча мөһимлегенә тукталды. Франциягә Европа Шурасындагы позициясе, русия делегациясенең анда тулы масштабта кайтуына теләктәшлек итүенә рәхмәт белдерде. В.Путин әйтүенчә, алдагы елда Франциядә рус сезоны кысаларында 270ләп чара үткәрү планлаштырыла. Бу шулай ук үзара бәйләнешләрне үстерүгә ярдәм итәчәк.
Әлеге очрашу хакында тулырак: http://kremlin.ru/events/president/news/61336
Читайте нас: