Барлык яңалыклар
Новости
19 август 2019, 11:57

Батырлар арта

Владимир Путин ике очучыга Русия батыры исеме бирү турында фәрман имзалады.#ВладимирПутин

Батырлар арта
Узган атнада “Урал һава юллары” компаниясе самолеты фаҗигагә тарыган иде. Мәскәүдән Кырымга Җуковский-Симферополь маршруты белән очучы самолет моторларына кош кереп ватылу сәбәпле, Мәскәү өлкәсендәге Раменский районының Рыбаки авылы янында кукуруз басуына төшеп утырырга мәҗбүр булды. Самолет тәгәрмәчләрен чыгармый гына басуга төшеп утырды, үлүчеләр булмады. Барлыгы 233 пассажир һәм экипаж әгъзалары исән калды. Самолетның очучысы 42 яшьлек Дамир Йосыпов һәм 23 яшьлек Георгий Мурзинга Русия Президенты Владимир Путин Русия батыры исеме бирү турында фәрман имзалады.
Читайте нас: