Барлык яңалыклар
Новости
16 август 2019, 12:33

Һиндстанда ни хәлләр?

Без кинофильмнарын, җырларын, чәен яраткан Һиндстан Мөстәкыйльлек көнен бәйрәм итә. #ВладимирПутин

Владимир Путин Һиндстан җитәкчелеген Мөстәкыйльлек көне белән тәбрик итте. Котлау телеграммасы Һиндстан Президенты Рам Натх Ковиндка һәм Премьер-министр Нарендра Модига юлланды.
«Сезнең илегез хаклы рәвештә икътисадта, фәнни-техник, мәдәни һәм башка сфераларда югары нәтиҗәләр белән горурлана алда. Һиндстанның дөньякүләм аренада абруе зур», – диелә тәбрикләүдә.
В. Путин русия-һинд мөнәсәбәтләренең өстенлекле стратегик партнерлык рухындагы динамик үсешен югары бәяләде һәм ике яклы хезмәттәшлекнең бар юнәлешләрдә дә ныгыячагына, Азия һәм дөньяда стабильлек һәм хәвефсезлек тәэмин ителәчәгенә ышаныч белерде.
Фотода: Һиндстан Президенты Рам Натх Ковинд.
Чыганак: http://kremlin.ru/events/president/news/61317
Читайте нас: