Барлык яңалыклар
Новости
15 август 2019, 11:35

Путин-Зеленский кызу темалар хакында сөйләште

Дәүләт җитәкчеләре Донбасстагы каршылыкны чишү мәсьәләләрен тикшерде.#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин Украина башы Владимир Зеленский белән сөйләште. Сөйләшү телефон аша узды. Дәүләт җитәкчеләре Донбасстагы каршылыкны чишү мәсьәләләрен тикшерде.
Владимир Зеленский сөйләшүдә төп тема Украина диңгезчеләрен коткару булды дип белдергән.
Русия Президентының матбугат үзәге җитәкчесе Дмитрий Песков сүзләренә караганда, сөйләшү Украина ягы соравы буенча уздырылган. Анда Донбасстагы хәлләрне көйләү һәм кулга алынган хәрбиләрне алыштырыу мәсьәләләре каралган.
8 июль Владимир Зеленский фейсбукта видеомөрәҗәгать белән чыгып, Русия Президентына “норманд дүртлеге” – Русия, Франция, Украина һәм Германия җитәкчеләреннән тыш АКШ һәм Англия президентларын да катнаштыру кирәклеген белдергән иде. Ул Америка Президенты Дональд Трамп һәм Бөекбритания премьер-министры Тереза Мэйның да булачагын ышандырды. Сөйләшү өчен Белоруссия мәйдан бирәчәген дә әйткән иде.
Читайте нас: