Барлык яңалыклар
Новости
13 август 2019, 12:19

Русия Президенты Севастопольдә булды

Русия Президенты Владимир Путин Севастополь губернаторы вазыйфасын башкаручы Михаил Развожаев белән очрашты.#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин Севастополь губернаторы вазыйфасын башкаручы Михаил Развожаев белән очрашты.
Анда сүз шәһәрнең социаль-икътисади үсеше турында барды.
Севастополь губернаторы вазыйфасын башкаручы Михаил Развожаевның төбәк башлыгы булып эшләвенә бер генә ай. Ул Владимир Путинга төбәктә эшсезлекнең бик түбән булуы турында сөйләде.
Русия Президенты Владимир Путин Севастопольгә сәфәрендә шәһәр тарихы буенча куелган тамаша да карады. Ул Севастопольнең “Херсонес Таврический” Дәүләт музей-заповеднигы сәхнәсендә оештырылды.
Президент белән тамашаны вице-премьер Ольга Городец, Русиянең мәдәният министры Владимир Мединский һәм “Херсонес Таврический” тарихи-археология заповеднигы директоры Елена Морозова да карады.
Тамашада, шулай ук, “Русия укучылары хәрәкәте” исемле иҗтимагый-дәүләт балалар һәм үсмерләр оешмасы, халыкара фестивальдә катнашкан студентлар һәм Севастополь җәмәгатьчелеге вәкилләре дә катнашты.
Алар тамаша кылган “Грифон” спектакле митрополит Тихон пьесасы мотивлары буенча куелган. Тамашада заманча махсус эффектлар, югары технологияләр кулланылган.
#Владимир Путин
Читайте нас: