Барлык яңалыклар
Новости
12 август 2019, 01:10

В. Путин «Грифон» спектаклен карады

Президент Севастополь тарихына багышланган уникаль постановканы тамаша кылды. Спектакль «Таврик Херсонес» Дәүләт музей-тыюлыгының яңа сәхнәсендә куелды.#ВладимирПутин

Аның белән бергә спектакльне вице-премьер Ольга Голодец, Мәдәният министры Владимир Мединский, Псков һәм Порхов митрополиты Тихон һәм «Таврик Херсонес» Дәүләт музей-тыюлыгының директоры Елена Морозова да карады.
Шулай ук тамашага «Русия укучылары хәрәкәте» активистлары, халыкара фестивальләрдә катнашкан студентлар, Севастополь шәһәре җәмәгатьчелеге чыкырулы иде.
«Грифон» спектакле митрополит Тихонның пьесасы мотивлары буенча әзерләнгән. Ул – масштаблы театраль проект, заманча махсус эффектларны, югары технологик сәхнә бизәлешен һәм антик Херсонес архитектурасын берләштерә.
Фото: http://www.kremlin.ru/events/president/news/61295
Читайте нас: