Барлык яңалыклар
Новости
10 август 2019, 09:47

ОЗАК ЯШӘРГӘ ТИЕШБЕЗ

Русиядә уртача яшәү озынлыгы 2030 елга – 80 яшькә, ә гомумдәүләт проектлары буенча 2024 елга 78 яшькә җитәргә тиеш. Президент Владимир ПУТИН үзе имзалаган карарда шушы бурычларны куйды. #ВладимирПутин

Моңа ирешү өчен Башкортстанга әлеге белән чагыштырганда 40 тапкырга күбрәк гомерләрне саклап калырга кирәк. Бу хакта “Сәламәтлек сәгате”ндә республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ленара ИВАНОВА хәбәр итте. Аның фикеренчә, бу максатка ирешү өчен, барлык министрлыкларның һәм дәүләт оешмаларының бергә, кулга-кул тотынышып эшләве кирәк.
Әлегә Башкортстан халкының 44,5 проценты йөрәк-кантамырлары авыруларыннан вафат була. Үлем сәбәпләре арасында бу беренче урында тора. Икенче урында – башка төрле авырулар (20,5%), аннары – яман шеш (14,6%), төрле фаҗигаләр (8,3%), сулыш органнары (5,5%), ашказаны (4,8%) авырулары, инфекцион һәм паразитар чирләр (1,8%).
Ленара ИВАНОВА билгеләвенчә, тәмәке тарту һәм эчкечелек, спорт белән шөгыльләнмәү дә кешеләрнең гомерләре кыскаруына китерә. Хөкүмәт зарарлы гадәтләр белән көрәш алып бара. Республикада спиртлы эчемлекләр сату вакыты кыскартылды, “Аек авыл” акциясе җәелдерелде. Тәмәке тартучылар саны да 45 проценттан 42 процентка кадәр төште. Мондый эшчәнлек киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: