Барлык яңалыклар
Новости
9 август 2019, 12:29

ТӨБӘК БЮДЖЕТЛАРЫНЫҢ ВӘКАЛӘТЛӘРЕ КИҢӘЯ

Русия Президенты Владимир Путин федераль үзәк һәм төбәкләр арасындагы бюджет мөнәсәбәтләрен камилләштергән законны имзалады.#ВладимирПутин

Аның нигезендә Русия Федерациясенең Бюджет кодексына шактый зур үзгәрешләр керергә тиеш. Аерым алганда, төбәкләргә үз бюджетларын cалымнарга карамаган керемнәр белән тулыландыру мөмкинлеге ачыла. Аларның күләм нормативларын билгеләү дә төбәк вәкаләтләренә күчерелә. Хәзер берничә төбәк бюджетлары арасындагы трансфертлар да федераль үзәк кысылышыннан тыш башкарылачак. Аларның тәртибе төбәк хакимиятләре арасында төзелгән килешү нигезендә билгеләнәчәк.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: