Барлык яңалыклар
Новости
8 август 2019, 12:06

Абхазиядә ни хәлләр?

Владимир Путин Абхазия президенты Рауль Хаджимба белән очрашты. Туристларның яраткан төбәге Абхазиядә хәлләр ничек?#ВладимирПутин

Очрашу Абхазиянең мөстәкыйльлеген тануның һәм республика белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 11 еллыгы алдыннан үтте.
В.Путин Рауль Джумковичны янә күрүенә шат булуын белдерде. Беренчедән, бу очрашу турында алдан ук сөйләшелеп, элек планлаштырылган проектларның ничек үтәлүен тикшерү килешелгән булган. Икенчедән, очрашу Абхазиядәге булачак сайлаулар алдыннан үтә. Владимир Путин сайлауларның демократик принципларга нигезләнәчәгенә, республикада икътисадның үсешенә, демократик стабильләшү дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.
Р. Хаджимба Русия Президенты белән янәдән күрешү мөмкинлегенә, республикага күрсәтелгән игътибарга абхаз халкы исеменнән рәхмәт әйтте. Инвестпрограммалар, инвестицион агентстволар турында сүз алып барды. Мәктәпләр, бакчалар төзелүе турында сөйләде.Русиянең финанс ярдәме белән энергосистемада, юллар төзүдә, шулай ук хокук саклау өлкәсендә эш бара.
Шулай ук диңгез юлларын, һава юлларын үстерү буенча да планнар бар.
Фотода: Абхазия президенты Рауль Хаджимба (http://www.kremlin.ru/events/president/news/61278)
Читайте нас: