Барлык яңалыклар
Новости
6 август 2019, 14:29

Дөньяда хәвеф арта!

Владимир Путин Хәвефсезлек советы әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәнең темасы – Урта ераклыкка һәм якын арага очучы ракеталар турындагы килешүдән АКШ ның берьяклы чыгуы. #ВладимирПутин

Анда Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев, Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин, Президент Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно, Хәвефсезлек советы секретаре Николай Патрушев, Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, Оборона министры Сергей Шойгу, Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин катнашты.
Президент бу вакыйгага үз мөнәсәбәтен белдерде. Белдерүнең тексты Кремлин.ру сайтында бар: http://www.kremlin.ru/events/president/news/61271.
Белдерүдә әйтелүенчә, АКШ 2019 елның 1 февралендә Урта ераклыкка һәм якын арага очучы ракеталар турындагы килешүдән чыгу процессы башлануын игълан итте. Чыгу процедурасына каралган ярты ел вакыт үтте. Килешүгә ярашлы, якларның берсе аннан чыкса, килешү үз көчен югалта. Шулай итеп, 2019 елның 2 августыннан Урта ераклыкка һәм якын арага очучы ракеталар турындагы килешү юк. Русия, уйлап чыгарылган сәбәп белән ясалган бу адымның дөньядагы ситуацияне катлауландыруын, хәвеф тудыруын билгели. Владимир Путин ассызыклавынча, җаваплылык америкалылар ягында. Һәм ул АКШның урта ераклыкка һәм якын арага очучы ракеталар эшләү, җитештерү һәм урнаштыру буенча алдагы адымнарын җитди күзәтергә кушты. АКШ яңа системалар эшләп чыгарып җитештерә башласа, Русия дә шундый ук ракеталар эшләргә мәҗбүр булачак. Ләкин Русия бу гамәлләрнең яңа салкын сугышка китерәчәген, аек акылга таяну, стратегик стабильлек һәм хәвефсезлекне саклау буенча җитди диалог кирәклеген белдерә, үзенең моңа әзерлеген белдерә.
Фото: http://www.kremlin.ru/events/president/news/61272
Читайте нас: