Барлык яңалыклар
Новости
5 август 2019, 15:28

АВТОМОБИЛЬЛӘРНЕ САТЫП АЛГАНДА УК ТЕРКӘРГӘ МӨМКИН БУЛАЧАК

Президент Владимир ПУТИН “Русия Федерациясендә транспорт чараларын рәсми теркәү һәм аерым законнарга үзгәрешләр кертү” турындагы канунны имзалады. Яңа закон транспорт чаралары сатып алучыларның автомобиль номерларын алу һәм аны теркәү тәртибен үзгәртә.#ВладимирПутин

Аның буенча яңа автомобильләрне сатып алганда ук ЮХДИИнең (ГИБДД) урындагы бүлекчәсендә рәсми теркәп булачак. Бу хокукка элек бары тик Юл хәвефсезлеге буенча дәүләт инспекциясе генә ия булса, хәзер мондый вәкаләтләр автомобиль җитештерүчеләргә һәм аларны сату белән шөгыльләнүче рәсми дилерларга да бирелде. Дөрес, машинага номерларны барыбер ЮХДИИ бүлекчәсенә барып алырга туры киләчәк.
Яңа закон 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: