Барлык яңалыклар
Новости
2 август 2019, 11:24

"Федор" җиһанга җыена

Владимир Путин «Роскосмос» башлыгы Дмитрий Рогозин белән очрашты. Д.Рогозин 22 августта җиһанга «Фёдор» исемле космик робот күтәреләчәген хәбәр итте. #ВладимирПутин

Д.Рогозин «Роскосмос» дәүләт корпорациясенең беренче ярты еллыктагы эш нәтиҗәләре турында хисап тотты.
Аның әйтүенчә, әлеге вакытта үткән елдагы кадәр үк аппарат җибәрелгән. Гвианск үзәгендә Көнчыгыш үзәгенә караганда җибәрүләр күбрәк булган. Алдагы елда Көнчыгыш үзәгендә ким дигәндә дүрт җибәрү булачак, аннан очышлар тагы да күбәячәк. Анда бөтен инфраструктура инде әзер диярлек. Быел «Метеор» космик аппаратын очырганнар. Бу аппарат 2017 елда югалуга дучар булган иде.
«Спектр-РГ» космической лабораториясен очыру да әһәмияткә ия. Русия Фәннәр академиясе өчен аеруча. Аппарат әлеге вакытта Лагранж ноктасына китеп бара, һәм фундаменталь фән өчен кыйммәтле мәгълүматлар алыныр дип өмет ителә.
Шулай ук Халыкара космик станциягә яңа модульне җибәрүгә әзерлек бара. Партнёрлар – америкалылар, европалылырдан аермалы буларак, 2020, 2021, 2022 елларда 3 модуль җибәрергә һәм русия сегменты киңәйтергә җыеныла.
Августта исә янә бер мөһим очыш көтелә. Бу - антропоморф робот. Ул экипажга ярдәмче итеп җибәрелә. Аны эшләү Перспектив тикшеренүләр фонды заказы буенча 2012 елдан бирле бара. Мондый космик робот дөньядә беренчеләрдән. Ул 22 августта җиһанга күтәреләчәк. Аның исеме кыскача «Фёдор» - [FEDOR – Final Experimental Demonstration Object Research] аббревиатурасыннан.
Фото: http://www.kremlin.ru/events/president/news/61198
Читайте нас: