Барлык яңалыклар
Новости
1 август 2019, 12:43

ТОРЛАК САТЫП АЛГАНДА АЛДАНУЧЫЛАР ФАТИРЛЫ БУЛДЫ!

«Миловский парк» торлак комплексы инде берничә ел проблемалы төзелеш объектлары исемлегенә керә иде. Төзелеш эшләре биредә шактый вакытка тукталып торды. Алданган сатып алучылар исә фатирларына ия булу өчен Русия Президенты Владимир ПУТИНга кадәр барып җиттеләр.Шөкер, боз кузгалды. 31 июльдә «Миловский парк» торлак комплексында өч яңа йорт файдалануга тапшырылды. Аларны төзү 2015 елда ук башланса да, бары тик Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий ХӘБИРОВ кушуы буенча төзелгән «юл картасы» гамәлгә кергәч кенә, бу эш ахырына җиткерелде. Яңа фатир ачкычларын 154 гаилә алды. Яңадан 202 гаилә ел ахырына кадәр фатирлы булачак.#ВладимирПутин

Башкортстанның Төзелеш буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Григорий Невоструев белдерүенчә, 2019 ел азагына «Миловский парк» торлак комплексында янә ике квартал файдалануга тапшырылачак. Шулай ук «Молодежный» торлак комплексында яңа йортлар төзү һәм шунда «Миловский парк»та алданган дольщикларны күчерү мәсьәләсе хәл ителү алдында. Анда 300дән артык алданучы күченергә тиеш.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: