Барлык яңалыклар
Новости
31 июль 2019, 13:09

Сахалинда ни хәлләр?

Владимир Путин Сахалин өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Валерий Лимаренко белән очрашты. #ВладимирПутин

Валерий Лимаренко ил Президентына өлкәдәге социаль-икътисади хәл турында сөйләде. Аның әйтүенчә, Сахалин өлкәсе үсештә, күрсәткечләр оптимистик. Төбәк эчке тулаем продукт үсеше елына – 5,9 процент, сәнәгатьтә җитештерү динамикасы 6,4 процент тәшкил итә.
Нефть табу соңгы 2 елда 11 процент үсеш биргән, газ – 8,3 процент, күмер чыгару 41,5 процентка арткан . Ягьни төбәкнең киләчәге өметле.
Ләкин проблемалар да юк түгел. Беренчедән, традициягә ярашлы, төбәк вахта ысулы белән үзләштерелгән. Һәм күп мәсьәләләр (торлак, юллар, социаль объектлар) вакытлыча дип хәл ителгән. 2017 елның 1 гыйнварына 1 процент авария хәлендәге торлак исәпкә алынган. Ныклабрак тикшергәч, аның 9,3 процент булуы ачыкланган. Бу миллион квадрат метрдан артык, дигән сүз. Өстәвенә, Нефтегорскида 1995 елда җир тетрәгәч, Охта 180 квадрат метр торлак яшәргә яраксыз хәлгә килгән. Бу проблеманы хәл итү өчен төзелеш күләмен икеләтә арттырырга карар ителгән.
Икенчедән, төбәктә газ табылуга карамастан, 14 процент халык кына газ белән тәэмин ителгән. Алексей Борисович Миллер белән сөйләшү булган, мәсьәләне хәл итү өчен план кабул ителгән.
Алдагы 5 елда йортларның 81 процентына газ керәчәк, ә 19 проценты сыекн газ белән тәэмин ителәчәк.
Фотода: Сахалин өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Валерий Лимаренко.
http://www.kremlin.ru/events/president/news/61189.
Читайте нас: