Барлык яңалыклар
Новости
30 июль 2019, 11:45

ЭШЛӘҮЧЕ ПЕНСИОНЕРЛАРНЫҢ ПЕНСИЯЛӘРЕ АРТА!

Русия Президенты Владимир ПУТИН Федераль җыелышка еллык юлламасында хаклы ялдагыларның туктаусыз тормыш шартларын яхшырту, шул ук вакытта, аларның пенсиягә чыккач та хезмәт эшчәнлеген дәвам итүен стимуллаштыру бурычын куйган иде. Агымдагы елның 1 августыннан башлап 2018 елда эшләвен дәвам иткән пенсионерларның пенсияләре күтәреләчәк. #ВладимирПутин

Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, август аенда эшләүче пенсионерларның пенсия күләме яңадан исәпләнәчәк. Бу эш аларны хезмәт урыннары белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан тапшырылган мәгълүматлар нигезендә башкарыла. Әлеге мәгълүматлар хезмәткәрнең эш хакы һәм пенсия фондына тапшырылган взнос күләмнәрен үз эченә ала. Шуңа күрә дә пенсия һәркемгә дә бертигез дәрәҗәдә артмаячак. Хезмәт хакыгыз “ак” һәм зур күләмдә булса, ел дәвамында эшләсәгез, пенсиягез дә ныграк үсәчәк.
Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Фоат ХАНТИМЕРОВ белдерүенчә, пенсия күләмен арттыру өчен гариза язу кирәкми, бу эш автоматик рәвештә башкарыла. Барлыгы 248 мең эшләүче пенсионер август аенда күтәрелгән пенсияләр алачак. Моның өчен тиешле финанслар бүленгән.
Әлеге үзгәреш аркасында пенсияләрне түләүдә кичектерү булмаячак. Алар, гадәттәгечә, 2-24 август аралыгында тапшырылачак.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: