Барлык яңалыклар
Новости
29 июль 2019, 13:31

Һәлак булган диңгезчеләрнең гаилә әгъзалары белән очрашу

Владимир Путин Баренц диңгезендә вафат булган офицерларның гаилә әгъзалары белән очрашты. Дәүләт башлыгы аларның кайгысын уртаклашты һәм ярдәм итү мөмкинлекләре турында әңгәмәләште.#ВладимирПутин

Сөйләшүдә шулай ук Оборона министры Сергей Шойгу, Оборона министрлыгы башлыгы урынбасары Андрей Картаполов, Хәрби-Диңгез Флоты главкомы Николай Евменов һ. б. лар катнашты.
Июль аенда русия территориаль суларында Хәрби-Диңгез Флоты мәнфәгатьләрендә Дөнья океанының төбен тикшерү өчен тәгаенләнгән гыйльми-тикшеренү аппаратында янгын чыга. Команда тиз арада аны сүндерергә керешә. Ләкин 14 морякның гомере өзелә. . Президент һәлак булган офицерларны (үлгәннән соң) дәүләт наградалары белән бүләкләү турында Указга кул куйды.
Фото: http://www.kremlin.ru/events/president/news/61175
Читайте нас: