Су асты көймәсенә истәлек тактасы куелды. Һәлак булганнар истәлеген бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр.
Владимир Путин үз тәэссоратлары турында журналистларга сөйләде, «Бөек Җиңү корабльләренә баш иям» экспедициясе әгъзалары һәм Щ-308 гә мемориаль такта беркеткән аквалангистлар белән аралашты, аларга рәхмәт белдерде, якынлашып килгән бәйрәм - Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котлады.
Щ-308 «Семга» су асты көймәсе 1942 елның сентябрендә Балтыйк диңгезенең фин утравы Утё районында позиция ала. Аның командиры дошманның 3 транспорт судносын юк итү турында хәбәр итә. Ләкин «Семга» походтан әйләнеп кайта алмый.
Аны «Бөек Җиңү корабльләренә баш иям» экспедициясе әгъзалары диңгез төбен гидролокатор белән сканировать иткәндә Зур Тютерс утравыннан төньяктарак табалар. Көймә немец минасында шартлап, 40 кешелек экипаж һәлак булган.