Барлык яңалыклар
Новости
27 июль 2019, 17:48

БАЛАЛАР ӨЧЕН АЙЛЫК ТҮЛӘҮЛӘР ВАКЫТЫ ОЗАЙТЫЛАЧАК!

Дәүләт Думасының пленар утырышында «“Балалары булган гаиләләргә ай саен түләүләр турындагы” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакындагы» закон проекты өченче укуда кабул ителде. Ул Русия Президенты Владимир ПУТИН кушуы буенча Хезмәт министрлыгы тарафыннан эшләнгән иде. Төп яңалык шул: хәзер пособиеләр элекке кебек балаларга 1,5 яшь тулганчы түгел, ә өч яшькә кадәр түләнергә тиеш.#ВладимирПутин

Закон проекты балалары булган гаиләләргә башка зур ташламалар да вәгъдә итә. Тәү чиратта, беренче яки икенче бала тугач, ай саен түләнә торган адреслы ярдәмне алу өчен таләпләр җиңеләя. Моңа кадәр әлеге ярдәмне алу өчен гаиләнең һәр әгъзасының кереме 1,5 яшәү минимумы суммасыннан, ягъни 14328 сумнан, артмаска тиеш иде. Хәзер бу критерий 2 яшәү минимумына – 21492 сумга кадәр күтәрелергә тиеш.
Нәтиҗәдә, адреслы ярдәмне беренче балалары туган гаиләләрнең 70 проценты ала алыр дип көтелә. Әлегә бу күрсәткеч 45-46 процент тәшкил итә.
Закондагы әлеге үзгәрешләр балалары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган гаиләләргә кагыла. Атап үтелгән түләүләр «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылган «Балалары туган гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү» федераль проектының бер өлеше булып тора. Аның төп максаты – 2024 елга бер гаиләгә уртача 1,7 бала тууын тәэмин итү.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: