Барлык яңалыклар
Новости
26 июль 2019, 12:32

РУСИЯДӘ “АНА КАПИТАЛЫ” ПРОГРАММАСЫНЫҢ ВАКЫТ ЧИКЛӘРЕН БЕТЕРҮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ

«Ана капиталы» программасы илебездә 2007 елдан бирле эшләп килә. Аның төп максаты – икенче, яки аннан соңгы балаларын тудырган гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү, гомумән алганда, илдәге демографик хәлне яхшырту. Тик шунысы бар: әлегә кадәр бу программа берничә елга гына кабул ителеп, илнең икътисади хәленә карап, билгеле бер вакытка озайтылып тора иде. Мәсәлән, узган елны Русия Президенты Владимир ПУТИНның Указы белән ул 2021 ел ахырына кадәр озайтылды. «Ана капиталы» сертификатының күләме бүген 453 мең сум чамасы тәшкил итә.#ВладимирПутин

Хәзер исә Русиянең Хезмәт министрлыгында әлеге программа үтәлешенең вакыт чикләрен алып ташлап, аны сроксыз итү тәкъдимен керттеләр. Бу хакта министрның беренче урынбасары Алексей Вовченк хәбәр итте. Әлеге чара яшь гаиләләрнең финанс хәлен яхшыртырга, аларны бала табуга этәрергә тиеш. «Ана капиталы» акчасын гаиләнең торак шартларын яхшыртуга, баланы укытуга яки ана кешенең пенсиясен күтәрүгә файдаланырга мөмкин.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: