Барлык яңалыклар
Новости
25 июль 2019, 13:57

25 миллион ватандаш – чит илдә

Владимир Путин Александр Солженицын исемендәге Рус чит илләрдәге ватандашлар йортында булды.Фотода: Президент Владимир Путин Александр Солженицын исемендәге Рус хәйрия фонды рәисе Наталья Солженицына һәм Рус чит илләрдәге ватандашлар йорты директоры Виктор Москвин белән музей экспозициясен карый.#ВладимирПутин

Владимир Путин Наталья Солженицына һәм Рус чит илләрдәге ватандашлар йорты директоры Виктор Москвин белән Рус чит илләрдәге ватандашлар музееның берничә экспозициясен карады. Күргәзмәләр рус эмиграциясе тарихына һәм ватандашларның чит илләрдәге иҗатына багышланган иде.
Рус чит илләрдәге ватандашлар йортында 18 000нән артык экспонат тупланган. Музейның архивына ирле-хатынлы Солженицыннар нигез салган булган, алар, үзләреннән бүләк итеп, эмиграция елларында җыелган 750 уникаль материал тапшырган булган.
Язучының тормыш иптәше Наталья Солженицына җитәкләгән Александр Солженицын исемендәге Рус хәйрия фонды рәисе Рус чит илләрдәге ватандашлар йорты соучредителе булып тора.
Быел 28 майда Рус чит илләрдәге ватандашлар йортының өстәмә биналары белән яңа бинасы ачылды. Аны төзү карарын Президент кабул иткән иде. Комплекста музей, архив, китапханә, фәнни, мәдәни, нәшрият үзәкләре бар.
Президент Наталья Дмитриевнаны туган көне белән котлады, бөек язучының мирасын кадерләп саклавы өчен рәхмәт белдерде, рус эмиграциясе мирасы мөһимлеген белдерде. Бу аңлашыла да: Россия империясе таркалгач, 10 миллион кеше чит илдә калса, СССР җимерелгәч, андыйлар саны 25 миллионга җиткән.
Фоточыганак: http://www.kremlin.ru/events/president/news/61092/photos/60173
Читайте нас: