Барлык яңалыклар
Новости
24 июль 2019, 12:41

БАШКОРТСТАН БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫН БӘЙРӘМ ИТӘЧӘК!

Русия Президенты Владимир Путин 2018 елның 9 маенда “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү” турындагы Указга кул куйган иде. Быел 7 июльдә ул 2020 елны Хәтер һәм Дан елы дип игълан итте.Шул уңайдан Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий Хәбиров республикада Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча чаралар планын раслады.#ВладимирПутин

Әлеге документ Башкортстанда сугыш инвалидларының һәм яуда катнашучыларның тормыш шартларын сизелерлек яхшырта торган чараларны үз эченә ала. Аның буенча, республикада күпсанлы мәдәни, спорт чаралары уздыру, төбәкара һәм республика күләмендәге фәнни-гамәли конференцияләр оештыру, китап һәм башка басма продукция чыгару һәм башка патриотик проектлар планлаштырыла.
Әлеге чаралар республика бюджетыннан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан финансланачак.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: