Барлык яңалыклар
Новости
23 июль 2019, 11:32

Хәрби техникага заказлар бармы?

«Ростех»ның генераль директоры Сергей Чемезов дәүләт корпорациясенең эшчәнлеге турында ил Президенты Владимир Путинга еллык отчет бирде.#ВладимирПутин

Мондый отчёт инде традиционга әверелгән. 2018 елда «Ростех» предприятиесе дәүләт оборона заказы, хәрби-техник хезмәттәшлек сферасында, оборона предприятиеләрен диверсификацияләүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. Корпорация предприятиеләре дәүләт оборона заказын 99,6 процентка үтәгән.
«Рособоронэкспорт» 2018 елда чит илләргә үз эшчәнлеге чорында иң югары – 13,7 миллиард сумлык продукция озаткан. Хәрби техникага заказлар 55 миллиард сумга җиткән. Ә гадәти продукция җитештерү 30 процентка якынлашкан, һәм ул, Сергей Чемезов белдерүенчә, 2025 елга 50 процент булыр.
2018 елда чиста керем – 128,1 миллиард сум, рентабельлек 7,8 процент тәшкил иткән.
Предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы – 49,5 мең сум. Ягъни предприятиенең эш күрсәткечләре югары, хезмәткәрләрнең кәефе яхшы, ә киләчәккә планнар зурдан.
Читайте нас: