Салават, Элвин Грей кебек популяр артистларның концертларына, «Салават Юлаев» һәм «Ак барс» командалары арасында көчергәнешле хоккей матчларына билетларны “кулдан”, ягъни алыпсатарлардан сатып алганыгыз бардыр, мөгаен. Гадәттә, мондый билетлар өчен билетның өч-биш хакын түләргә туры килә иде. Нәтиҗәдә, кемнәрдер гади халык исәбенә кесә калынайтты, ә оештыручыларга керемнең номиналы гына керде. Шөкер, Русия Президенты Владимир ПУТИН тарафыннан 18 июльдә имзаланган “Русия Федерациясенең мәдәният турында законнарына төзәтмәләр кертү” турындагы канунга ярашлы, алыпсатарлар мондый мөмкинлектән мәхрүм калды. Хәзер оештыручылар билетларны я үзләре, я махсус килешү нигезендә, ышанычлы эшкуарлар яки оешмалар аша гына сата алачак.
Оештыручы тарафыннан билет сату хокукы бирелгән эшкуар, яки оешма аның бәясен ун проценттан арттыра алмый. Моның өчен алар шәхсән җавап бирә. Бер үк вакытта, теге яки бу чарага билет хаклары турындагы мәгълүматның да, билетларны сату хокукына ия эшкуарлар һәм юридик оешмалар хакындагы белешмәнең дә Интернетта, оештыручының сайтында, урнаштырылуы мотлак. Бу чаралар һәммәсе дә мәдәни чаралар оештыру өлкәсендә спекулятив бәяләргә чик куярга тиеш. Димәк, быел көздән Элвин Грей, Салават концертларына да, “Салават Юлаев” – “Ак барс” хоккей уеннарына да билетларны үз бәясенә сатып алып кинәнәчәкбез. Алыпсатарларга мөрәҗәгать итүнең хәҗәте калмаячак.