Барлык яңалыклар
Новости
21 июль 2019, 22:37

ММКда яңалыклар

Магнитогорск металлургия комбинатының (ММК) яңа бүлекчәсе – 5нче санлы агломерация фабрикасының икенче чираты эшләтеп җибәрелде. Комбинат илдә генә түгел, дөньяда корыч җитештерү буенча иң эре предприятиеләрнең берсе һәм Русиянең кара металлургия предприятиеләре арасында иң алдынгылардан. Аны ачу тантанасында Владимир Путин да катнашты.#ВладимирПутин

Яңа аглофабриканы төзегәндә иң яхшы технологияләр кулланылган. Ул искергән 4нче санлы аглофабриканы алыштырырга тиеш. Нәтиҗәдә, тирә-як мохиткә негатив тәэсир күпкә азаячак. Фабрика бер елга 5,5 миллион тоннага кадәр домналар өчен югары сыйфатлы агломерат җитештерүгә сәләтле. Бу чималда тимер микъдары югарырак булачак һәм ул җитештерүчәнлекне күтәрәчәк, чуен эретеп алу өчен киткән чыгымнарны азайтачак.
Төзелеш 2016 ел азагында башланган булган, беренче чираты быел апрельдә сафка кергән.
Бу хакта Русия Президентының рәсми сайты хәбәр итә (http://www.kremlin.ru/events/president/news/61056).
Читайте нас: