Барлык яңалыклар
Новости
20 июль 2019, 10:28

“КЫЗЫЛ ТАҢ” НӘШРИЯТЫ ҖИТӘКЧЕСЕ РУСИЯ ПРЕЗИДЕНТЫ БҮЛӘГЕНӘ ЛАЕК БУЛДЫ!

Владимир ПУТИН тарафыннан 2019 елның 17 июлендә имзаланган 235-рп санлы карар нигезендә, мөхәрриребез Фаил ФӘТХЕТДИНОВ Русия Президентының Почет грамотасы белән бүләкләнде.#ВладимирПутин

Әлеге карар Русиянең рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күрде. Документта билгеләнүенчә, Фаил Фәтхетдинов әлеге бүләккә “илдәге киңкүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм озак еллар дәвамында җимешле хезмәте өчен” лаек булган.
Фаил Камил улы инде 1992 елдан бирле матбугат хезмәтендә. 1994-2001 елларда – “Өмет” республика яшьләр гәзитенең баш мөхәррире. 2001 елдан бүгенге көнгә кадәр “Кызыл таң” гәзитен һәм нәшриятын җитәкли. Әлеге нәшриятка республикада татар телендә чыгып килгән “Кызыл таң” гәзите, “Әллүки” һәм “Тулпар” журналлары керә.
Каләмдәшебезне һәм җитәкчебезне мәртәбәле хөкүмәт бүләге алуы белән “Тулпар” журналының барлык укучылары исеменнән ихлас котлыйбыз, яңадан-яңа иҗат казанышлары, сәламәтлек телибез!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: