Форумга Русиянең 70 субъекты һәм Белоруссиянең бөтен төбәкләре вәкилләре дә чакырылды. Ике дәүләттән меңнән артык кеше, зыялылар, җәмәгать эшлеклеләре, фән, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре катнашты. Шулай ук парламентларның югары палаталарының рәсми делегацияләре килде.
Форум чаралары Санкт-Петербургта 16 –18 июльдә үтә. Былтыргысы исә – Могилёвта, тәүгесе 2014 елда Минскта узган иде.
Русия Федерациясе Федераль җыелышының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко үз чыгышында әйтүенчә, форум кысаларында 60 тан артык килешү имзаланган, башка документлар кабул ителгән. Очрашулар, эшлекле сөйләшүләр булган. Таврида сараенда һәм аның тирәсендә өч көн буе актив эш һәм тормыш кайнаган.
Бүгенге көндә ике ил арасында сәүдә әйләнеше 2335 миллион доллар тәшкил итә.
Санкт-Петербург белән Минск арасында югары тизлекле тимер юл төзү турындагы глобаль мегапроект турында да сүз булды.