Барлык яңалыклар
Новости
18 июль 2019, 13:54

ТАТАРСТАН УКЫТУЧЫЛАРЫНДА – ПРЕЗИДЕНТ БҮЛӘГЕ!

Ут күршебез Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә яшәүче рус теле укытучысы Наталья Клипова һәм физкультура укытучысы Ольга Полячихинага шушы көннәрдә 200 мең сумлы Президент бүләге тапшырылачак. Владимир Путинның махсус Указы нигезендә үткәрелгән һөнәри конкурста алар беренчеләрдән булып җиңеп чыктылар.#ВладимирПутин

Ут күршебез Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә яшәүче рус теле укытучысы Наталья Клипова һәм физкультура укытучысы Ольга Полячихинага шушы көннәрдә 200 мең сумлы Президент бүләге тапшырылачак. Владимир Путинның махсус Указы нигезендә үткәрелгән һөнәри конкурста алар беренчеләрдән булып җиңеп чыктылар.
Җиңүчеләрнең гомум саны – бер меңнән артык. Алар һәммәсе дә 200 мең сумлык бүләккә лаек булдылар. Укытучылар арасында Русия күләмендәге осталык бәйгесе хәзер ел саен узачак. Җиңүчеләр арасында башкортстанлылар да күп булыр, дип ышанабыз!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: