ТКХ һәм электроэнергия өчен түләүләр дә югары икән: юридик затларга киловатт-сәгате – 8 сум, халыкка – 5 сумга кадәр. Бу да Себер федераль округында иң югары саннар. Билгеле инде, мәктәп, бакча, хастаханәләр ремонт таләп итә. Өстәвенә, ерак районнарга эшкә барырга белгечләр дә атлыгып тормый.
О. Хорохордин мондый шартларда үсеш нокталарын ачыклануын җиткерде. Беренчедән, төбәк, нигездә, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә, 70 процент халык авылда яши. Димәк, игътибарны шунда юнәлтергә кирәк. Ләкин җәй кыска булу бәкәлгә суга. Терлекләр үсеп тә өлгерми, эре компанияләр, күрше Казахстан эшкуарлары килеп, аларны тере килеш сатып ала. Шуңа күрә Алтайның үзендә берничә үзәк булдырылып, терлекләр шунда озатылачак, тулысынча эшкәртеләчәк. Инвесторлар табылган да инде.
Үсешнең икенче юнәлеше булып, туризмны үстерү карала. Өченчедән, агач эшкәртү юнәлеше дә файдалы булачак. Моның өчен юллар, авиабәйләнеш булдыру кирәк булачак. Билетларга бәя төшерү турында килешенгән.
О. Хорохордин бу һәм башка максатлардан җәмгыятьнең актив көчләрен берләштергән Алтай Республикасы үсеше үзәге булдырылуын хәбәр итте. Шул ук вакытта иҗтимагый-икътисадый үсешнең уникаль табигый объектларга, экологиягә, изге урыннарга, милли мәдәнияткә зыян китерергә тиеш түгеллеге ассызыкланды.