Барлык яңалыклар
Новости
16 июль 2019, 16:25

РУСИЯ ПРЕЗИДЕНТЫ ГРАНТЛАРЫ – БАШКОРТСТАН ГАЛИМНӘРЕНДӘ!

Русия Президенты Владимир Путинның Башкортстандагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә бүген фән өлкәсендә Президент грантларын тапшыру тантанасы узды. Грантларга республикадан 6 фән докторы һәм кандидаты лаек булган. Ил буенча аларның саны – 460. Якташларыбыз техника, авыл хуҗалыгы фәннәре, физика, астрономия, биология, математика һәм механика юнәлешләре буенча олы эшләр башкарып чыкканнар.#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның Башкортстандагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә бүген фән өлкәсендә Президент грантларын тапшыру тантанасы узды. Грантларга республикадан 6 фән докторы һәм кандидаты лаек булган. Ил буенча аларның саны – 460. Якташларыбыз техника, авыл хуҗалыгы фәннәре, физика, астрономия, биология, математика һәм механика юнәлешләре буенча олы эшләр башкарып чыкканнар.
Бүләкләрне республика буенча Баш федераль инспектор Михаил Закомалдин тапшырып, болай диде:
– Бүгенге грантлар – сезнең армый-талмый эшчәнлегегез нәтиҗәсе. Димәк, дөрес юнәлеш сайлагансыз. Ил Президенты тарафыннан куелган бурычларны фәнсез тормышка ашырып булмый. Шуңа да сезгә зур өметләр баглыйбыз. Барыгызны дә бу җиңү белән тәбрик итәм!
Конкурста 35 яшькә кадәрге фән кандидатлары һәм 40 яшьтән кечерәк фән докторлары катнаша ала. Әлеге грантларга Русия буенча быел 2684 гариза бирелгән булган. Фән кандидатларына – 600 мең, фән докторларына 1 миллион сумлык финанс ярдәме тапшырылды.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: