Барлык яңалыклар
Новости
15 июль 2019, 16:24

ВЛАДИМИР ПУТИН ЧИЛӘБЕ ӨЛКӘСЕНӘ КИЛӘ

19 июльдә Русия Президенты эшлекле сәфәр белән Башкортстанның ут күршесе булган Чиләбе өлкәсенә килергә тиеш. Монда аны Магнитогорск каласында узган ел ахырында йорт шартлау фаҗигасенә дучар булучылар белән очрашу көтә. Ил җитәкчесе әлеге кешеләргә нинди ярдәм күрсәтелүен ачыкларга, алар алдында торган проблемаларны хәл итү юлларын билгеләргә тиеш.#ВладимирПутин

19 июльдә Русия Президенты эшлекле сәфәр белән Башкортстанның ут күршесе булган Чиләбе өлкәсенә килергә тиеш. Монда аны Магнитогорск каласында узган ел ахырында йорт шартлау фаҗигасенә дучар булучылар белән очрашу көтә. Ил җитәкчесе әлеге кешеләргә нинди ярдәм күрсәтелүен ачыкларга, алар алдында торган проблемаларны хәл итү юлларын билгеләргә тиеш.
Хәтерегезгә төшерәбез, Магнитогорск каласында фаҗига 2018 елның 31 декабрендә булды. Яңа ел төнендә күпкатлы йортларның берсендә газ шартлап 39 кешенең гомере өзелде. Ул чакта да Владимир Путин Магнитогорскига кичекмәстән килеп җитеп, оператив хезмәтләр эшчәнлеген үз контроленә алган иде.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: