Барлык яңалыклар
Новости
14 июль 2019, 17:40

ВЛАДИМИР ПУТИН ЭММАНУЭЛЬ МАКРОННЫ ФРАНЦИЯНЕҢ ТӨП МИЛЛИ БӘЙРӘМЕ – БАСТИЛИЯНЕ АЛУ КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛАДЫ

Бүген француз халкы үзенең төп милли бәйрәмен билгели. 1789 елның 14 июлендә Бөек француз революциясе башланып, халык монархиянең төп билгесе булып торган Бастилия төрмәсен яулап ала, тоткыннарны азат итә, һәм ил демократик үсеш баскычларына күчеп, республика төзи башлый.#ВладимирПутин

Бүген француз халкы үзенең төп милли бәйрәмен билгели. 1789 елның 14 июлендә Бөек француз революциясе башланып, халык монархиянең төп билгесе булып торган Бастилия төрмәсен яулап ала, тоткыннарны азат итә, һәм ил демократик үсеш баскычларына күчеп, республика төзи башлый.
Шул уңайдан Русия Президенты Владимир ПУТИН үзенең француз коллегасы Эммануэль МАКРОНга котлау телеграммасы җибәрде. Анда Русия җитәкчесе ике ил арасындагы күпгасырлык дуслык бәйләнешләренең мөһимлеген ассызыклады, ике дәүләт берлектә дөнья хәвефсезлегенең гаранты булуына ышанычын белдерде.
Владимир Путин билгеләвенчә, Русия һәм Франция күпгасырлык дуслык традицияләренә таянып, сәясәт, сәүдә-икътисади, фәнни-техник, гуманитар һәм башка өлкәләрдәге бәйләнешләрен тагын да ныграк үстерү мөмкинлегенә ия.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: