Барлык яңалыклар
Новости
13 июль 2019, 02:56

Русия Президентына чират торалар

Русия Президенты башка дәүләтләр Президентлары белән аралашты

Русия Президенты башка дәүләтләр Президентлары белән аралашты.
Украина башы белән
Украина Президенты башлангычы белән Владимир Путин телефон аша Владимир Зелинский белән аралашты. Сөйләшүдә Украинаның көньяк-көнчыгыш төбәгендәге сәяси вәзгыять турында сүз барган. Яклар бу мәсьәләне экспертлар тикшерүе кирәк дигән фикергә килгән.
Кыргызстан җитәкчесе белән
Кремльдә Русия Президенты Владимир Путин Кыргызстан Президенты Сооронбай Җанбәков белән очрашты. Кыргызстан башлыгы Русиягә бик кыска гына эш визиты белән килгән иде. Сооронбай Җанбәков Владмир Путинның Кыргызстанга сәфәреннән соң 6 миллиардлык 30 килешү төзелүен билгеләде. Шулай ук Русия-Кыргызстан фондына 200 миллион доллар бүленүенә дә рәхмәтен белдерде.
Боливия Президенты белән
Кремльдә Владимир Путин Боливия Президенты Эво Моралес белән очрашты. Президентлар сәүдә-икътисадый, инвестицияләр һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек турында фикер алышты.
Русия Президенты ике ил арасында хезмәттәшлекнең 120 ел дәвам итүен билгеләде. “Газпром”ның Боливиядәге нефть тармагын үстерүгә ярты миллиард доллар акча салуын, “Росатом”ның ядро-төш тикшеренүләре үзәге төзүен, Русия машиналарын экспортлау турында искә төшерде.
#Владимир Путин
Читайте нас: