Барлык яңалыклар
Новости
13 июль 2019, 12:33

Бүген кысла тоту ярышы уза

Бүген Мәләвез районының Иштуган авылында өченче кысла тоту фестивале уза.

Тәүгесе 2017 елда оештырылган иде. Чарада яшенә карамастан һәркем катнаша ала. Фестивальгә Русия төбәкләре һәм чит илләрдән дә киләләр.
Чара программасы буенча, кысла тотудан тыш, аны тоту өчен җайланмалар ясау, кыслалар чабышы кебек кызыклы ярышлар да оештырыла. Фәһемле чараларга да бай – темага караган иҗади осталык дәресләре дә уздырыла. Шулай ук күмәкләп “Кысла” арт-обьекты төзү, атларда йөрү, күлдә SUP-бордта (тактага басып ишкәк белән ишү) кебек мавыктыргыч күңел ачу чаралары да каралган.
“Башкортстан” милли паркы “Бобр эзләре”, “Башкортстан үләннәре” исемле осталык дәресләре һәм “Аю белән очрашканда нишләргә?” дигән темага лекция дә тәкъдим итәчәк.
Фестивальнең халык гореф-гадәтләрен һәм һөнәрчелекне саклау буенча да роле зур. Төрле милләт вәкилләре гореф-гадәтләрен, ә фермерлар җитештергән азык-төлекләрен тәкъдим итәчәк, мәдәни чараларга да бай булачак. Осталар кул эшләре сәүдәсе оештыра.
“Иштуган” фестивалендә авыл урамы белән дә танышу мөмкинлеге тудырыла. Тере сыер һәм кәҗәләрне тотып, хәтта аларны савып карап та булачак.
Икенче көнне “Башкортосан” милли паркына, Морадым , Йомагуҗа һәм Нөгеш сусаклагычына, ”Башкорт кәҗәсе” эко-фермасына экскурсия оештырыла.
Әлеге чара эшкуарлыкны үстерү буенча гомумдәүләт проекты кысасында уза.
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#Владимир Путин
Читайте нас: