Барлык яңалыклар
Новости
10 июль 2019, 23:30

Русия Президенты Владимир Путин Екатеринбургта журналистлар белән очрашты

Җитештерү һәм индустриальләштерү буенча II саммитта Владимир Путин журналистлар белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде.

Журналистның Грузия телеканалы алып баручысы Гергии Габуниның Русия Президентына каршы әйтелгән сүзләре уңаеннан фикерен сорауга Владимир Путин шулай дип җавап бирде:
– Озаклап җавап бирсәм, бик күп вакытны алыр иде. Ләкин ачыграк аңлату өчен сүзне тарихтан башлыйм. 1774 елда Осетия Русия империясенә кергән. Көньяк һәм төньяк өлешләре бергә Русиягә кушылган. Абхазия 1810 елда кушыла. Соңрак Осетиянең көньяк өлеше Тифлис губернасына керә. Ул вакытта Грузия булмый, ул Тифлис губернасы эченә кергән була. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Грузия Абхазияне йота һәм Грузия дәүләте барлыкка килә. Германия ярдәмендә Абхазияне яулый. Алар үзләрен оккупантлар кебек тота. 1919 һәм 1920 елларда Осетиядә дә грузин хәрбиләре бик каты геноцид үткәрә. Бүгенге Грузия җитәкчеләре аларны белергә тиеш. Советлар Союзы чорында Абхазия Союзга керә. Аның составында бүгенге Грузия дә була. Сталин чорында Грузия Социалистик Республикасы төзелә. Сталин күрсәтмәсе буенча Берия абхазларга карата каты чаралар күрә. Михаил Саакашвилига мин Абхазия һәм Көньяк Осетиягә карата хәрби чаралар уздырмавын сорадым. Ә чынлыкта алар сугыш башлады. Нәтиҗәсен беләсез. Русия Абхазия һәм Көньяк Осетия республикаларының халкын яклап калды, аларның мөстәкыйльлеген таныды. Бу мәсьәләләргә җитди карарга кирәк, – диде Владимир Путин.
#Владимир Путин
Читайте нас: