Барлык яңалыклар
Новости
10 июль 2019, 23:25

Эшкуарлар сессиягә җыелачак

16-17 июль “Торатау” Конгресс-холлында Урта һәм кече эшкуарлык корпорациясе сессиясе узачак.

Эшкуарлар сессиягә җыелачак
2018 елның 7 маенда Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин “Русия Федерациясе үсешенең 2024 елга кадәр гомумдәүләт максатлары һәм стратегик мәсьәләләре хакындагы фәрман”га кул куйды. Аның кысаларында 12 проект тормышка ашырыла. Алар арасында “Кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм итү турында” дигән гомумдәүләт проекты да бар. Аны тормышка ашыру юлында төрле чаралар уздырыла.
Шуларның берсе 16-17 июль “Торатау” Конгресс-холлында узачак Урта һәм кече эшкуарлык корпорациясе сессиясе.
Сессия кысасында кече һәм урта эшкуарлыкны яклау буенча түгәрәк өстәлләр узачак. Чарада авыл хуҗалыгына һәм кече, шәхси эшкуарлыкка лизинглар буенча ярдәм итү дә тикшереләчәк.
Сессия көн тәртибендә “Бизнес-навигатор” порталын тәкъдим итү дә каралган. Әлеге интернет портал эшкуарлар өчен махсус оештырылган иде.Корпорация экспертлары чарада катнашучыларны илдәге кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендәге яңалыклар белән дә таныштырачак.
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#Владимир Путин
Читайте нас: