Барлык яңалыклар
Новости
9 июль 2019, 13:23

ИПОТЕКА ТҮЛӘҮДӘ ДӘҮЛӘТ ЯРДӘМ КҮРСӘТӘЧӘК!

Әлеге бурыч “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында куела. Ул махсус субсидияләү программасына ярашлы ташламалы ставка буенча ипотека кредиты алу мөмкинлеген бирә.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Әлеге бурыч “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында куела. Ул махсус субсидияләү программасына ярашлы ташламалы ставка буенча ипотека кредиты алу мөмкинлеген бирә.
Русия Президенты Владимир Путин карамагындагы Координация советының балаларны яклау милли стратегиясен гамәлгә ашыру буенча утырышында кабул ителгән карар буенча, ике яки өч балалы гаиләләргә 2018 елның 1 гыйнварыннан Русия кредит оешмаларыннан һәм “ДОМ.РФ” акционерлар җәмгыятеннән бирелгән ипотека кредитлары бюджет исәбеннән алты процентка кадәр субсидияләнәчәк. Программа 2022 елның 31 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Субсидия бирүнең төгәл шартлары да бар. Бу хакта Русия Хөкүмәте 2019 елның 28 мартында махсус карар кабул итте. Бу шартлар түбәндәгеләрне үз эченә ала:
1. Торлак мотлак беренчел базардан сатып алынырга тиеш;
2. 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр гаиләдә икенче яки аннан соңгы бала туган очракта, ипотека кредиты ел саен алты процентка кадәр субсидияләнә һәм бу эш ипотек срогы беткәнгә кадәр бара;
3. Ерак Көнчыгыш федераль округында яшәүчеләр ипотека кредитын биш процентка кадәр субсидияләү мөмкинлеген алачак.
Моннан тыш, субсидияләү программасына банклар тарафыннан моңа кадәр рефинанслау үткән кредитларны да кертү мөмкинлеге карала.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: