Барлык яңалыклар
Новости
8 июль 2019, 18:16

Игътибар үзәгендә БАМ

БАМны актив рәвештә төзү 1974 елдагы карардан соң башланып китә. Иске төзелешнең төп көче ГУЛАГ тоткыннары булса, яңа төзелештә комсомоллар һәм хәрби төзүчеләр эшли.

Игътибар үзәгендә БАМ
СССР Үзәк Комитеты һәм Министрлар советының “Байкал-Амур тимер юлы магистрале төзү турында” карарына 45 ел тулды. Шул уңайдан Русия Президенты Владимир Путин аны төзүчеләргә һәм БАМ шәһәр-авылларында яшәүчеләргә котлау белән чыкты.
– 45 ел элек легендар Байкал-Амур магистрале төзелә башлаган. Бу зур тарихи вакыйга. Ул дөнья һәм Русиядәге иң зур тимер юлы магистрале генә түгел, ә меңнәрчә кешеләрнең хыяллары, хезмәте һәм батырлыгы, – ди Владимир Путин.
Бу зур төзелештә яңа шәһәр һәм поселоклар, күперләр, тоннельләр төзелгән. Анда барлыгы 2 миллион кеше эшләгән. БАМ нәтиҗәсендә Европага Азия һәм Тын океаны төбәгенә юл ачылган. Владимир Путин БАМ һәм Транссибка модернизация ясау кирәклеген билгеләгән. Бу юллар 2025 елга елына 200 миллион тонна йөк уздырылышлы булырга тиешлеге турында бурыч куйган.
Белешмә: БАМ дөньяда иң зур тимер юл магистральләренең берсе. Төп юлы Тайшет – Советская Гавань 1938 елдан 1984 кә кадәр төзелгән. Ә иң кыен Төньяк Муя тоннеле төзелеше 2003 елда гына тәмамланган. БАМ төзелешендә 10 тоннель тишелгән, шул исәптән Русиядәге иң озын Төньяк Муя 15,5 километр тәшкил итә. Трасса 11 зур елга аша уза. Юлда барлыгы 2230 зур һәм кече күперләр төзелгән. БАМны актив рәвештә төзү 1974 елдагы карардан соң башланып китә. Иске төзелешнең төп көче ГУЛАГ тоткыннары булса, яңа төзелештә комсомоллар һәм хәрби төзүчеләр эшли. Төп юлның озынлыгы 4287 милометр тәшкил итә
#Владимир Путин
Читайте нас: