Барлык яңалыклар
Новости
7 июль 2019, 16:55

ПУТИН ТӨРКИЯ ПРЕЗИДЕНТЫ ЭРДОГАН БЕЛӘН ТЕЛЕФОННАН ӘҢГӘМӘЛӘШТЕ

Әңгәмә Төркия җитәкчесе Рәҗәп Тайип Эрдоганның соравы белән үтте. Иң башта Эрдоган Баренцев диңгезендә Русиянең 14 диңгезчесе фаҗигале һәлак булуы уңаеннан Владимир Путинның ихлас кайгысын уртаклашты.#ВладимирПутин

Әңгәмә Төркия җитәкчесе Рәҗәп Тайип Эрдоганның соравы белән үтте. Иң башта Эрдоган Баренцев диңгезендә Русиянең 14 диңгезчесе фаҗигале һәлак булуы уңаеннан Владимир Путинның ихлас кайгысын уртаклашты.
Соңыннан сүз халыкара мөнәсәбәтләр мәсьәләсенә күчте. Ике Президент та Ливиядә вәзгыять кискенләшүенә тирән борчылуларын белдерделәр, конфликтка кергән көчләр арасында бәрелешләрне туктатып, аларны үзара сөйләшүләр өстәле артына утырту кирәклеген ассызыкладылар.
Шунда ук Сириядә дә тынычлык саклау максатында сәяси-дипломатик бәйләнешләрне җанландыру кирәклеге, моның өчен Астанада кабул ителгән килешүләрне барлык яклар тарафыннан да тоту мөһимлеге билгеләнде.
Ике лидер Русия һәм Төркия арасында мондый сөйләшүләрне төрле дәрәҗәләрдә алып барырга килеште.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: