Барлык яңалыклар
Новости
6 июль 2019, 11:29

Русия Президенты Рим Папасы белән очрашты

Русия Президенты Италиядә кемнеңдер әтисе белән очрашмаган, ә католик чиркәве җитәкчесе Францис белән күрешкән.

Русия Президенты Италиядә кемнеңдер әтисе белән очрашмаган, ә католик чиркәве җитәкчесе Францис белән күрешкән. В. Путин башта Папага Русия делегациясен тәкъдим иткән. Атап әйткәндә, ярдәмчесе Юрий Ушаков, чит ил эшләре министры Сергей Лавров, мәдәният министры Владимир Мединский, сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, Русиянең Ватикандагы Илчесе Александр Авдеев һәм Русиянең Италиядәге Илчесе Сергей Разов белән таныштырган.
Очрашудан соң яклар истәлекле бүләкләр белән алмашканнар.
Темасына күрә мәзәге
СССР заманында делегация Рим Папасы белән очрашуга әзерләнә. Үзәк Комитетта инструктаж үткәрәләр:
– Карагыз аны, ялгыш “пахан” яки “батька” дия күрмәгез. Бары тик “Папа” дип кенә эндәшегез, – диләр.
#Владимир Путин
Читайте нас: