Барлык яңалыклар
Новости
6 июль 2019, 11:32

Эшләгәнгә ярдәм була

Эшкуар бер хезмәт урыны өчен 100 мең сум, дистәдән артык кешене эшле иткән бизнесменнар 1 миллион сум субсидия алачак.

“Кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм итү турында” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру дәвам итә. Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Римма Бойцова сүзләренә караганда, хезмәт урыннары булдырган өчен кече һәм урта эшкуарларның кредитларын түләргә ярдәм каралган. Атап әйткәндә, ел башыннан алынган кредитның процент ставкасын түләячәкләр.
Белгечләр фикеренчә, гомумдәүләт проекты халыкка эш урыннары булдыруга зур ярдәм итәчәк. Эшкуар бер хезмәт урыны өчен 100 мең сум, дистәдән артык кешене эшле иткән бизнесменнар 1 миллион сум субсидия алачак. “Кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм итү” проекты үз эченә биш федераль проектны ала. Алар: эшкуарлык шартларын яхшырту, ташламалы ярдәм күрсәтү, эшкуарлыкны тиз арада җәелдерү, фермерларга ярдәм итү һәм авыл кооперациясен үстерү юнәлешләре.
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#Владимир Путин
Читайте нас: