Барлык яңалыклар
Новости
5 июль 2019, 23:01

ВЛАДИМИР ПУТИН РУСИЯНЕҢ ИМИНЛЕК СОВЕТЫ ӘГЪЗАЛАРЫ БЕЛӘН КИҢӘШМӘ ҮТКӘРДЕ

Русия Президенты Владимир Путин 5 июльдә Русиянең Иминлек Советы әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Биредә ил җитәкчесенең соңгы чорда төрле халыкара саммитларда катнашу нәтиҗәләре, Япония һәм Италиягә визитлары вакытында булып узган эшлекле очрашулары тикшерелде, шулай ук, ил эчендәге көнүзәк мәсьәләләр хакында уртага салып сөйләшенде.#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин 5 июльдә Русиянең Иминлек Советы әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Биредә ил җитәкчесенең соңгы чорда төрле халыкара саммитларда катнашу нәтиҗәләре, Япония һәм Италиягә визитлары вакытында булып узган эшлекле очрашулары тикшерелде, шулай ук, ил эчендәге көнүзәк мәсьәләләр хакында уртага салып сөйләшенде.
Киңәшмәдә Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Федерация Советы җитәкчесе Валентина Матвиенко, Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, Президент Хакимияте җитәкчесе Антон Вайно, Чит ил эшләре министры Сергей Лавров, Оборона министры Сергей Шойгу, Федераль Иминлек хезмәте директоры Александр Бортников, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин, Президентның Табигатьне саклау, экология һәм транспорт буенча махсус вәкиле Сергей Иванов катнашты.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: