Барлык яңалыклар
Новости
4 июль 2019, 22:35

“Торатау” эшкуарлыкка яңа офыклар ача

Стәрлетамак шәһәрендә “Торатау” геопаркын тәкъдим итү чарасы узды. Анда кече эшкуарлык мәсьәләләре дә тикшерелде

Геопарк кече эшкуарлыкка ничек ярдәм итә ала?
Стәрлетамак туристлар кабул итәргә әзерме? Шушы һәм башка мәсьәләләр “Торатау геопаркы” эшлекле очрашуында тикшерелде.
Чарада “Торатау” геопаркы концепциясен эшләгән Мәскәү белгечләре Екатерина Третьякова белән Наталия Лукашина да катнашты. Аларның сүзләренә караганда, парк 4000 кв. метр мәйданны биләячәк. Ул дүрт район территориясенә керә. Берничә районга керүе геопарк белән идарә итүдә авырлыклар да тудыруы ихтимал икән.
Парк берничә: керү чикләнгән һәм инфраструктура һәм сервис урнашкан өлешләрдән торачак. Паркта машиналар һәм велосипедлар белән йөрү мөмкинчелеге тудырылачак. Моның өчен махсус маршрутлар булдыру каралган.
Әлеге геопаркка гомумдәүләт проекты кысаларында ярдәм күрсәтелә.
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: