Барлык яңалыклар
Новости
4 июль 2019, 12:33

ОЛЫ ТЕЛӘКТӘ – ТАТАР САБАНТУЕ!

6 июльдә Башкортстан татарлары Конгрессы Сабантуй бәйрәмен оештыра. Ул Иглин районының Олы Теләк авылында Хәсән Идиятуллинның фермер хуҗалыгында узарга тиеш.

6 июльдә Башкортстан татарлары Конгрессы Сабантуй бәйрәмен оештыра. Ул Иглин районының Олы Теләк авылында Хәсән Идиятуллинның фермер хуҗалыгында узарга тиеш.
Программада милли уеннар, көрәш, спорт ярышлары, балалар Сабантуе, авиашоу уздыру каралган. Ә инде ат чабышлары бәйрәмнең күрке булыр дип көтелә. Бәйгеләрдә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Сабантуйның мәдәни өлеше дә бай булмакчы. Тамашачыларны Башкортстан һәм Татарстан артистлары катнашлыгындагы шәп концерт көтә.
Килми калмагыз! Бәйрәм 6 июль көнне иртәнге ун сәгатьтә башланачак!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: