Барлык яңалыклар
Новости
4 июль 2019, 22:47

Фаҗига игътибар үзәгендә кала

Фаҗига игътибар үзәгендә калаРусия Президенты Владимир Путин Оборона министры Сергей Шойгу белән очрашты. Анда сүз Баренцево диңгезендәге су асты аппаратындагы фаҗига турында барды. Элегрәк хәбәр итүебезчә, су асты фәнни-тикшеренү көймәсендә янгын чыгып, 14 диңгезченең гомере өзелгән иде.

Сергей Шойгу сүзләренә караганда, штаб оештырылган, көймәнең конструкторлары җәлеп ителгән. Әлеге вакытта аны төзекләндерү мәсьәләсе тикшерелә.
Шойгу сүзләренчә, көймәне төзекләндерү кирәк һәм мөһим.
Министр фаҗига сәбәбенең аккумуляторлар сакланган урында янгын чыгуы белән аңлатты.
Русия Президенты көймәнең атом энергиясе белән эшләүче җиһазлары торышы белән дә кызыксынды.
Сергей Шойгу сүзләренчә, энергия бирү җиһазлары кешесез урында урнашкан. Экипаж аларны саклау өчен тиешле чаралар күргән. Алар файдалануга әзер хәлдә.
Президент мәрхүмнәрнең гаиләләре белән эшләү мәсьәләсен дә сорады. Шойгу аларга ярдәм күрсәтелүе, һәр гаилә белән белгечләр эшләвен сөйләде.
Русия Президенты экипаж әгъзаларына дәүләт бүләкләре тапшыру турында тәкъдим әзерләү фәрманын да бирде.
#ВладимирПутин
Читайте нас в