Барлык яңалыклар
Новости
4 июль 2019, 00:55

Эшкуарлыкка җитди ярдәм күрсәтелә

“Кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү буенча гомумдәүләт проекты”н тормышка ашыру комитеты утырышы узды.

Эшкуарлыкка җитди ярдәм күрсәтелә
“Кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү буенча гомумдәүләт проекты”н тормышка ашыру комитеты утырышы узды.
Республика хөкүмәте бинасында “Кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү буенча гомумдәүләт проекты”н тормышка ашыру буенча комитет утырышы узды. Утырышта катнашучылар 2019 елның 2 кварталына нәтиҗәләр ясады. Барлыгы биш төбәк проекты каралды. Алар: “Эшкуарлык эшчәнлеге шартларын яхшырту”, “Ташламалы финанслар белән файдалану”, “Кече һәм урта эшкуарлык үсешен тәэмин итү”, “Авыл кооперациясен үстерү һәм фермерларга ярдәм күрсәтү”, “Башкортстан Республикасында эшкуарлыкны популярлаштыру” дигән төбәк проектлары. Шулай ук “Минем бизнесым” исемле үзәк ачу һәм моношәһәрләрдә эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре дә тикшерелде.
2019 елда гына да “Кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү проекты”на ярашлы республика казнасыннан 700 миллион сум акча бүленде. Бу акчаның яртысы авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче эшкуарларга тәгаенләнгән.
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: