Барлык яңалыклар
Новости
3 июль 2019, 00:00

Эшкуарларның үз Сабантуе була!

13 июль Кушнаренко районының “Первушино” аэродромы мәйданында “Эшкуарлар Сабантуе” узачак.

Эшкуарларның үз Сабантуе була!
Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проектына ярашлы, кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкка зур мөмкинчелекләр бирелә. Эшкуарларны кызыксындыру, тәҗрибә уртаклашу, таныштыру буенча да төрле мәйданнарда чаралар узып кына тора. Шуларның берсе алдагы атна ахырында узачак.
13 июль Кушнаренко районының “Первушино” аэродромы мәйданында “Эшкуарлар Сабантуе” узачак. Аны республиканың эшкуарлар Ассоциациясе, Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты каршындагы эшкуарларга ярдәм күрсәтү үзәге, Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм республиканың Сәүдә һәм кулланучыларның хокукларын яклау дәүләт комитеты берлектә үткәрә. Чараның программасына ярашлы, спорт ярышлары, күргәзмәләр, самолет-шоу, автомобильләрдә пычракта ярышу кебек чаралар узачак.
Сабантуйда Башкортстаннан тыш Татарстан, Мәскәү, Чиләбе, Ырынбурның эшлекле даирәләре вәкилләре дә катнашачак.
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: