Барлык яңалыклар
Новости
3 июль 2019, 13:33

ДИҢГЕЗ ТӨБЕНДӘ – ФАҖИГА

Кичәге көн Русиянең Хәрби-диңгез флотына зур кайгы алып килде. Баренцево диңгезендә су асты фәнни-тикшеренү аппаратында янгын чыгып, 14 диңгезченең гомере өзелде. Шул уңайдан Президент Владимир Путин Оборона министры Сергей Шойгу белән очрашып, һәлак булучыларның якыннарының ихлас кайгысын уртаклашты, аларга һәртөрле ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.#ВладимирПутин

Кичәге көн Русиянең Хәрби-диңгез флотына зур кайгы алып килде. Баренцево диңгезендә су асты фәнни-тикшеренү аппаратында янгын чыгып, 14 диңгезченең гомере өзелде. Шул уңайдан Президент Владимир Путин Оборона министры Сергей Шойгу белән очрашып, һәлак булучыларның якыннарының ихлас кайгысын уртаклашты, аларга һәртөрле ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.
Сергей Шойгу Президентка хәбәр итүенчә, Баренцево диңгезенең төбен тикшерү эшләре алып барганда, янгын чыгып, 14 диңгезче төтенгә буылып үлә. Янгын сүндерелә. Әлеге вакытта су асты аппараты Североморск шәһәрендә тикшерү үтә. Фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау буенча махсус Дәүләт комиссиясе оештырылган. Аны Хәрби-диңгез флотының Башкомандующие адмирал Евменов җитәкли.
Һәлак булучыларның җидесе – I ранг капитаннары, икесе – Русия Геройлары. Владимир Путин аларның һәлак булуы флот өчен дә, гомумән, армия өчен дә зур югалту булуын белдерде һәм аларның якыннарының ихлас кайгысын уртаклашып, гаиләләренә һәртөрле ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.
Президент Сергей Шойгуга, шәхсән Североморск шәһәренә барып, фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау эшләрен үз контроленә алырга боерды
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: