Барлык яңалыклар
Новости
2 июль 2019, 23:57

Иркутск өлкәсендә туфан калыкты

Иркутск өлкәсендә булган су басу һәлакәте игътибар үзәгендә кала. Бүгенге көнгә булган мәгълүматлар буенча, фаҗигадә 18 кеше вафат булган, 17 кеше югалган. Аларны эзләү дәвам итә.

Иркутск өлкәсендә туфан калыкты
Иркутск өлкәсендә булган су басу һәлакәте игътибар үзәгендә кала. Бүгенге көнгә булган мәгълүматлар буенча, фаҗигадә 18 кеше вафат булган, 17 кеше югалган. Аларны эзләү дәвам итә.
Һәлакәт булган төбәктәге барлыгы 10 мең торак йорт, 10 мең шәхси ихата су астында калган. Барлыгы 2600 кеше эвакуацияләнгән, аларның 600гә якыны балалар.
Гадәттән тыш хәл өлкәнең Тулун, Чун, Тайшет, Зимин, Куйтун һәм Түбән Удин районнарында игълан ителгән. Зыян күрүчеләргә дәүләт сакланмаларынан гуманитар ярдәм күрсәтелә.
Су басу фаҗигасен озакка сузылган койма яңгырлар белән аңлаталар. Аңа караганда, өч һава агымы: Арктик, субтропик һәм бу төбәккә хас булмаган Тын океаннан искән дымлы һава кушылып аномаль хәл килеп туган. Боларга климатның глобаль үзгәрүе сәбәпче булган. Шулай ук гидротехник корылмалардагы аварияләр һәм су саклагычлардагы саксыз эшчәнлек белән дә аңлаталар.
Узган атна ахырында фаҗига булган төбәктә Русия Президенты Владимир Путин да булып киткән иде. Ул халыкны вакытлыча сыендыру урыннары булдыру, балаларны җәйге ял лагерьларена җибәрү, кыска вакытта торакларны төзекләндерү бурычы куйды. Каза күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтелә. Су кимүгә бара, электр белән тәэмин итү җайга салына.
Владимир Путин Иркутск өлкәсендә булып кайтканнан соң Русиянең оборона министры Сергей Шойгуга фаҗига казаларын бетерүгә армияне дә җәлеп итү кирәклеген белдерде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: