Барлык яңалыклар
Новости
1 июль 2019, 15:42

ПУТИН БЕЛАРУСЬ РЕСПУБЛИКАСЫНДА БУЛЫП КАЙТТЫ

Русия Президенты Владимир Путин эш сәфәре белән Беларусь Республикасында булды. Биредә ул Икенче Европа уеннарының бокс һәм спорт гимнастикасы буенча ярышларын карады, Халыкара Олимпия комитеты Президенты Томас Бах белән очрашты. Моннан тыш ул Беларусь һәм Таҗикстан җитәкчеләре Александр Лукашенко һәм Эмомали Рахмон белән эшлекле очрашулар үткәрде. Сәфәренең ахырында Владимир Путин Икенче Европа уеннарының ябылу тантанасын карады, спортчылар белән аралашты. #ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин эш сәфәре белән Беларусь Республикасында булды. Биредә ул Икенче Европа уеннарының бокс һәм спорт гимнастикасы буенча ярышларын карады, Халыкара Олимпия комитеты Президенты Томас Бах белән очрашты. Моннан тыш ул Беларусь һәм Таҗикстан җитәкчеләре Александр Лукашенко һәм Эмомали Рахмон белән эшлекле очрашулар үткәрде. Сәфәренең ахырында Владимир Путин Икенче Европа уеннарының ябылу тантанасын карады, спортчылар белән аралашты.
Минск каласының «Уручье» спорт сараенда Владимир Путин Русия боксчысы Мөслим Хаҗимөхәммәтовның белорус Владислав Смягликов белән алышын карады. Русия боксчысы бәйгедә җиңеп чыкты. Шунда ук Президент 75 һәм 91 килограммга кадәрге авырлык категорияләрендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.
«Минск-Арена» спорт сараенда Русия җитәкчесе Халыкара Олимпия комитеты Президенты Томас Бах белән очрашты. Шунда ук ул спорт гимнастикасы буенча ярышлар карады.
Икенче Европа уеннарында катнашучылар яшәгән “Спортчылар авылы”нда Владимир Путин Русия атлетлары һәм тренерлары белән әңгәмәләште.
Соңыннан Беларусь Президенты резиденциясендә Александр Лукашенко һәм Эмомали Рахмон белән эшлекле очрашулар үткәрде.
Сәфәр ахырында Владимир Путин Икенче Европа уеннарының ябылу тантанасын карады. Әлеге бәйгедә Русия спортчылары беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Алар 109 медальгә (44 – алтын, 23 – көмеш, 42 – бронза) лаек булды.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас